Очрашу Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Очрашуда тыңлаучылар картаю биомаркерлары бармы, озын гомерлелеккә нәрсә тәэсир итә һәм әлеге мәсьәләдә дөньяның төрле илләреннән галимнәр нинди алымнар куллана икәнен беләчәк. Кунак шулай ук нинди ризыклар һәм күнегүләр сәламәтлекне һәм яшьлекне сакларга ярдәм итүен җиткерәчәк.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Лекция 18:30 сәгатьтә Спартак урамы, 2 адресы буенча башлана (конференц-зал, 2 кат), дип хәбәр итә ТР Цифрлар министрлыгының матбугат хезмәте.