Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.08.2022, 17:02

Казанда ачык дискуссиядә «Локомотив» пляжы нинди булырга тиеш икәнлеге турында фикер алышачаклар

Очрашу 24 нче августта узачак, керү теркәлү буенча.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август). Казанда «Локомотив» пляжының нинди булырга тиешлеге турында ачыктан-ачык сөйләшү булачак. Очрашуда төзекләндерү буенча белгечләр һәм муниципалитет вәкилләре чыгыш ясаячак.

Спикерлар «Локомотив» пляжының хәзерге вакыттагы торышы, аның киләчәген халык ничек күрә һәм бу сезонда пляж уңайлы җәмәгать киңлегенә әйләнсен өчен нәрсә эшләргә мөмкин булуы турында сөйләячәкләр. Шулай ук экспертлар казанлылар белән су яны территорияләрен төзекләндерү буенча Россия һәм дөнья тәҗрибәләре белән дә уртаклашачак.

Фикер алышуда Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров, шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов, Зөя музей-тыюлыгының әйдәп баручы архитекторы, архитектура остаханәсе җитәкчесе, Казан шәһәренең үсеш институты эксперты Павел Тиняев, архитектор, архитектура бюросы җитәкчесе Алмаз Вәлиуллин, event-агентлыкка нигез салучы Луиза Галләмова катнашачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Очрашу 24 нче августта 19:00 сәгатьтә «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә (Татарстан ур., 20) узачак. Теләге булган һәркем дискуссиядә катнаша ала, моның өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Чара «Шәһәр модераторлары» дискуссия-белем бирү программасы кысаларында узачак. Очрашуны оештыручыларның берсе – Казан Мэриясе.

Барлык яңалыклар