Катнашучыларга булачак җәмәгать пространствосының дизайн-проектын күрсәтәчәкләр
8 августта Казанда «Химиклар мәдәният йорты ничек үзгәрә һәм ул нинди булырга тиеш» дигән дискуссия узачак. Очрашу «Шәһәр модераторлары» проекты кысаларында оештырылган.
Чарада экспертлар һәм шәһәрлеләр мәдәният йортының хәзерге торышы, тышкы кыяфәте (мозаикалы панно һәм фасад) һәм эчке зоналаштыру турында фикер алышачаклар, киләчәк пространствоның дизайн-проекты белән танышачаклар һәм үз фикерләре белән уртаклашачаклар.
Шулай ук казанлылар бинаны яңартуда ничек катнаша алулары турында сөйләшәчәкләр һәм мәйданчыкны тулыландыру турында фикер алышачаклар.
Башлану вакыты – 19:00. Шәһәр халкын Химиклар мәдәният йортында көтәчәкләр. Керү ирекле. Сылтама буенча дискуссиядә катнашу өчен теркәлергә, тезислар һәм спикерлар белән танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан яшьләренең төп үзәге булачак Химиклар мәдәният йортына капиталь ремонт быел башланды. 7,3 мең кв. м мәйданлы заманча мәйданның өч катында 520 урынга исәпләнгән концерт залы, медиаүзәк, күпфункцияле һәм хореографик киңлекләр, иҗади һәм чүлмәк ясау остаханәләре урнаштырырга планлаштыралар. Алдарак капиталь ремонт проекты белән мэр Илсур Метшин танышкан иде.