Очрашу 31 нче гыйнварда узачак, керү теркәлү буенча.
Фото: Денис Гордийко
Очрашуда катнашучылар интеллектуаль һәм креатив икътисадны формалаштыручы шәһәр проектлары, инновацион секторда эшләү өчен классик белем кирәк булу-булмавы һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе үсешенә нәрсә йогынты ясавы турында фикер алышачаклар.
Экспертлар шулай ук гибрид уку форматына күчү, җәмгыятьнең яңа икътисадый системага үзгәрүе һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе матди производствоны кысрыклап чыгарган очракта икътисад алдында торган проблемалар турында сөйләячәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.
Дискуссиядә Казан Мэры Илсур Метшинның цифрлаштыру буенча киңәшчесе Максим Булатов, шәһәр Башкарма комитетының Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова, коммуникация агентлыгы генераль директоры Ярослав Муравьев, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркның стартап-хабы җитәкчесе Алексей Таранов, Казан халыкара мәктәбе директоры Нияз Гафиятуллин һәм КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институты директоры Карина Нәбиуллина катнашачак.
Фикер алышу 19:00 сәгатьтә Татарстан ур., 20 адресы буенча башланачак. Чарада теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.