В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Хезмәт резервлары» стадионында ярышлар ачылышында 350 футболчы катнашты.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май, Камилә Гобәйдуллина). Бүген Казанда «Күн туп» Бөтенроссия турнирының шәһәр этабына старт бирелде. 350 яшь футболчы катнашында тантаналы ачу «Хезмәт резервлары» стадионында узды. Ачылыш тантанасында алар белән бергә Россия футболы йолдызлары Дмитрий Сычев, Евгений Алдонин һәм Дмитрий Аленичев кырга чыкты.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров, Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов, Татарстан футбол федерациясе рәисе Александр Гусев һәм Россия футбол союзының чаралар департаменты директоры Кирилл Терешин мөрәҗәгать итте.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров турнирда катнашучыларны спорт бәйрәме белән котлады. «Барыгызга да уңышлы, намуслы уен телим, ә иң мөһиме – онытылмаслык тамаша», – диде ул.
Котлауларга республика футбол федерациясе рәисе Александр Гусев кушылды. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен инфраструктура үсеше дәрәҗәсе буенча Татарстан Россиядә алда бара. «Бездә инде 4 балалар футбол үзәге булдырылды, алар бүген профессиональ осталык юлы буенча алга таба хәрәкәт итә башлый һәм, әлбәттә, футбол дәрәҗәсен үстерү юлында. 55 футбол кыры ясалма өслекле, 6 манеж – мондый нәрсә илдә беркемдә дә дә юк диярлек. Сез бүген футбол белән иң югары дәрәҗәдә шөгыльләнү мөмкинлегенә ия. Һәм без сезнең якын киләчәктә искиткеч футболчылар булуыгызны көтәбез», – дип мөрәҗәгать итте А.Гусев егетләргә.
Физкультура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов быел «Күн туп» турниры яңа форматта уза һәм танылган спортчылар белән футбол дәресен һәм ачылыш матчларын үз эченә ала, дип сөйләде. ««Күн туп» турниры – Казан балалары өчен зур ярдәм. Хәзер инде район этаплары бара. Иң яхшы уйнаучы яшьләр шәһәр дәрәҗәсенә, ә соңыннан республика дәрәҗәсенә чыгачак. Финал матчын һәм шәһәр этабында җиңүчеләрне бүләкләүне без июнь башында уздырырга планлаштырабыз», – дип билгеләп үтте А.Салихов.
Тантаналы өлештән соң массакүләм футбол матчы башланды, анда ике яшь категориясендәге 80 яшь спортчы уйнады. Кырда аларга танылган футболчылар Евгений Алдонин һәм Дмитрий Сычев ярдәм итте, ә командалар тренеры буларак Дмитрий Аленичев чыгыш ясады. Командалар 5 минутлык 2 тайм уйнадылар.
«Бу миңа үземнең беренче тренировкамны хәтерләтте. Ул вакытта да 60 кеше һәм бер туп бар иде, барысы да аның артыннан йөгерде. Монда кызыклы нәрсәдер бар», – дип уртаклашты тәэсирләре белән Евгений Алдонин.
Аны Дмитрий Сычев хуплады, ул шәһәрдә балалар һәм яшүсмерләр футболын үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган, дип билгеләде. Казанда футбол яратулары күренеп тора. Балаларга да күңелле булгандыр дип уйлыйм. Шундый күләмдә Россия җыелмасының элеккеге уенчылары белән бер кырда уйнау – мин, мөгаен, балачакта бу хакта хыялланган булыр идем. Яшьләрнең хәзерге вакытта булган шартлары минем заманда да бар иде – бу күк һәм җир. Хәзерге буын өчен сөенәм, аларның мондый мөмкинлекләре бар», – диде Дмитрий Сычев. Ул шәһәр җитәкчелегенә яшь футболчылар өчен шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде.
Россия җыелма командасының элеккеге футболчылары үз вакытында шулай ук «Күн туп» турнирында катнашулары турында сөйләде. Казанда булу бик күңелле, бу искиткеч шәһәр. Мин малайларга карыйм да үземне искә төшерәм. Мин дә бу турнир аша уздым. Аларның кайберләре Казан «Рубин»ында, Россия җыелмасында, чит илдә дә уйнаячагына 100% ышанам. Моны мин аларга чын күңелдән телим, тик егетләр футболга бирелгән булган очракта гына», – диде Дмитрий Аленичев.
Соңыннан Вахитов һәм Авиатөзелеш районнары командалары арасында ачыш матчы булды, кырга 2006-2007 елгы яшь футболчылар чыкты.
Турнир 24 командадан 350 яшь спортчыны берләштерәчәк. Алар өч яшь категориясенә: 2004-2005, 2006-2007 һәм 2008-2009 елларда туган категорияләргә бүленә. «Күн туп» турнирында катнашучы командалар гомуми белем бирү мәктәпләре базасында оештырыла, ә барлык уеннар шәһәрнең заманча муниципаль стадионнарында уза, алар арасында Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежы, «Тасма», «Ракета», «Күн туп», «Хезмәт резервлары» һәм башкалар бар.
Исегезгә төшерәбез, «Күн туп» бөтенроссия турниры – футбол буенча балалар-яшүсмерләр ярышлары. Беренче турнир легендар совет капкачысы Лев Яшин инициативасы белән 1964 елда узган, ләкин аны бер яшь төркемендә генә уздырганнар. Бүгенге көндә ярышлар өч яшь төркемендә уздырыла һәм Россия Федерациясе территориясендә футбол буенча иң массакүләм ярышлар булып тора.