В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә куркыныч участоклардагы юлларны язгы тикшерү һәм ремонт эше дәвам итә.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче май). Татарстан башкаласында трамвай юлларын язгы тикшерү, аерым участокларда шпал һәм рельсларны алыштыру эше дәвам итә.
Узган атнада «Метроэлектротранс» МУП юл хуҗалыгы хезмәте 11 участокта рельсларны алмаштырган, Тукай, Гвардия, Зорге, Серов, Халитов урамнарында, Ямашев проспектында һәм Көньяк шәһәр эче магистралендә 62 кисешү урынын эретеп ябыштырган һәм шлифовкалаган. Моннан тыш, Гвардия урамы һәм Көньяк шәһәр эче магистрале участокларында урнаштырылган 6 температура компенсаторы план буенча ремонтланган.
Параллель рәвештә шпалларны алыштыру эшләре бара. Узган көннәрдә 5 нче һәм 5а номерлы трамвай маршрутлары участокларында 105 яңа шпал салынган.
Шулай ук көн саен элмәкләр һәм төеннәрдә стрелка күчешләрен чистарталар, эшчеләр борылышта рельсларны юа, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте.