ТР башкаласында вәхшилек очраклары ешайды. Җәмәгать транспорты тукталышларында узган ел 132 пыяла ватылган, ә быел беренче кварталда тәртип бозучылар 59 пыяланы зарарлаган инде. Моннан тыш, тукталыш түбәләре граффити ясауга һәм санкцияләнмәгән белдерүләр ябыштыруга дучар ителә.
Реклама базары үсеше белән бәйле Казан урамнарында кече форматтагы реклама корылмалары саны арта. Нәкъ менә шуңа күрә җәмәгать транспортының 424 тукталышы реклама ширкәтләренә хезмәт күрсәтүгә тапшырылган. Ширкәтләрнең бюджетлары тукталышларны яхшы хәлдә тотарга мөмкинлек бирә, бу шәһәрнең йөзенә уңай йогынты ясый.
Әмма ешайган вәхшилек гамәлләре реклама ширкәтләренә җитди финанс зыян китерә. Бу аларның муниципаль тукталыш түбәләрен тулысынча карап тоту сәләтен шик астына куя һәм шәһәр мохитен төзекләндерүгә кертемнәр кертүгә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Казан мэриясе вәхшилекнең җинаять җәзасы булуын искә төшерә. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 214 маддәсе нигезендә, хокук бозучыларга 40 мең сумга кадәр штраф яки төзәтү эшләре яный.
Шуңа күрә шәһәр администрациясе гражданнарны гомуми милеккә хөрмәт күрсәтергә һәм аны куллану кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Чиста һәм төзек тукталышлар — шәһәрнең йөзе генә түгел, һәр казанлының уңайлылыгы да бит.