В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярминкәнең бер көнендә аграрийлар уртача 35,4 млн сумлык продукция саткан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь). Узган атнада Казанда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Алар 11-нче сентябрьдән һәр шимбә саен оештырылды. Бу вакыт эчендә Осиново бистәсендәге өстәмә һәм 15 мәйданчыкта 1210 тонна бәрәңге, 1172 тонна башка яшелчә, 585 тонна ит һәм 1420 тонна сөт сатылган.
Ярминкәләрдә республиканың 24 муниципаль районы, шулай ук агросәнәгать комплексының 22 оешмасы катнашты. Бу чорда 16 ярминкә көне үткәрелде, барлыгы 566 млн сумлык продукция китерелде, бер ярминкә көнендә уртача тәүлеклек сату 35,4 млн. сум тәшкил итте.
Бәрәңгегә һәм башка яшелчәләргә ихтыяҗ зур булса да, суыклар килү белән, продукцияне сатуның төп күләме ит һәм ит продукциясенә туры килә башлады. Ярминкәләрдә шулай ук сөт продукциясе, сыр, шикәр, җирле җитештерүчеләрнең он ассортименты, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде, дип хәбәр иттеләр Кулланучылар базары комитетында.
Хәзер авыл хуҗалыгы продукциясен һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары продукциясен сату көн саен түбәндәге адреслар буенча чатыр ярминкәләрендә уза: