Сатып алучылар арасында ит, бәрәңге, шикәр комы, он һәм йомыркага зур ихтыяҗ булган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы гыйнвар). 24 нче декабрьдә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамланды. 16 сәүдә көне эчендә мәйданчыкларга 787,8 млн сумлык продукция китерелгән, бу узган ел күрсәткеченнән 122 млн сумга күбрәк, уртача бер ярминкә көнендә аграрийлар 49 млн сумлык товар саткан.
Ярминкәләр 10 нчы сентябрьдән һәр шимбә көнне үтте. Сәүдә 14 мәйданчыкта һәм Осиново поселогында өстәмә бер мәйданчыкта оештырылды. Түбән бәядән продукция алырга кешеләр күбрәк агросәнәгать паркына һәм Х.Ямашев проспектындагы мәйданчыкка киләләр.
Ярминкәләрдә товарларны республиканың 22 районындагы 18 агросәнәгать оешмасы һәм предприятиесе тәкъдим итте. Сатып алучылар арасында ит, бәрәңге, шикәр, он һәм йомыркага зур ихтыяҗ булган, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитетында.