Хәйрия чарасына 114 кеше кушылды.
Фото: Республика кан үзәге
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Республика кан үзәгендә 15-гче сентябрьдә узган «Космос безнең канда!» донорлык чарасына йомгак ясалды. Акциягә 114 кеше кушылды, кан банкы 51 литр 300 мл га тулыланды.
Хәйрия чарасында донорларның эмоциональ кәефен «Австралия» кавер-төркеме музыкантлары күтәрде, ә алып баручы тематик призлар уйнатты. Моннан тыш, «Волонтер-медиклар» җәмгыяте активистлары донорларны сөяк мие донорлыгына багышланган квизда катнашырга чакырды, дип хәбәр ителә кан үзәге сайтында. Исегезгә төшерәбез, 19-нчы сентябрьдә Бөтендөнья сөяк мие донорлары көне билгеләп үтелә.