Юл биолог һәм гидролог Антон Бортяков катнашында узачак
Якшәмбе, 14 июльдә, Рус-Немец Швейцариясендә бишенче орнитология экскурсиясе узачак. Аны биолог, гидролог, Бөтенроссия табигатен саклау җәмгыяте әгъзасы Антон Бортяков үткәрәчәк.
Очрашуда тыңлаучылар экотоннарның нәрсә икәнен һәм Рус-Немец Швейцариясе табигатендә нинди үзенчәлекләр барлыгын беләчәкләр. Шәһәр халкына бу тирәлектә күрергә мөмкин булган кошлар һәм биотопның яшәү шартларына бәйле рәвештә ничек үзгәрүе турында сөйләячәкләр.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Сәфәр 8:00 сәгатьтә Бари Галиев урамындагы 16нчы йорт районында башлана.
Шәһәр парклары һәм скверлары дирекциясендә уңайлы киемнән баш киемнәре һәм бинокльләр белән килергә киңәш итәләр.