В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар 13 күтәрү платформасы арасында беренче булды, аларны быел кичүләрдә алыштырачаклар
Казанда Оренбург трактында җир өсте кичүендә беренче яңартылган лифтларны эшләтеп җибәрделәр. Аларны элегрәк авария хәлендә булган платформалары урынына урнаштырдылар. Мондый алыштыру шәһәрнең тагын биш «җир өсте»ндә узачак.
Яңа лифтларның җылытылган шахталары һәм тамбурлары бар, бу кешеләргә елның теләсә кайсы вакытында күтәрелү платформаларыннан файдаланырга һәм җиһазларны һава шартларыннан якларга мөмкинлек бирә.
Кабинада яктырту һәм музыкаль озату бар. Панель коляскалардагы кешеләр аннан уңайлы файдалана алырлык итеп урнашкан. Шулай ук лифтта вандаллардан саклану өчен видеокүзәтү камералары урнаштырылган, дип хәбәр итә тышкы төзекләндерү комитеты.
Җиһазларны алыштыру Казанда 22 – 24 октябрьдә ачылачак БРИКС саммитына әзерлек кысаларында уза. Барлыгы шәһәрдә 13 лифт яңартылачак. Хәзер белгечләр Чистай һәм Фатыйх Әмирхан урамнары чатларында, Академик Сахаров урамында һәм Җиңү проспектында, Павлюхин һәм Халев урамында, «Ветеринария Академиясе» тукталышы янында җир өсте кичүләрендә эшләрне төгәлләп киләләр.
Исегезгә төшерәбез, яңа күтәртү платформаларын 1 октябрьгә кадәр эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Аларны куллану срогы – 25 ел, ә йөк күтәрү мөмкинлеге 800 кг тәшкил итә.