В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике атна эчендә сервиста 150 кулланучы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
Көн саен район бүлекләре хезмәткәрләре һәм Эчке эшләр идарәсе вәкилләре Бауман урамында рейдлар үткәрә. Платформаның ике атнасы эчендә берничә тәртип бозучы ачыкланды, алар үз чыгышларын шәһәр урамнарында платформа аша вакыт һәм урынга бронь ясамыйча гына оештырган. Алар белән профилактик әңгәмә үткәрелде.
«Art-проспект» цифрлы платформасы штат режимында 17 нче майда эшли башлады. Ул коммерциясез иҗат белән шөгыльләнүче активистлар өчен булдырылган. Аның ярдәмендә Казан халкы һәм кунаклары шәһәрнең 26 мәйданчыгында үз чыгышларын броньлый ала. Чыгышның озынлыгы – 3 сәгать.
Исегезгә төшерәбез, чыгыш ясау урынына һәм вакытына бронь ясау өчен платформада ЕСИА системасы аша теркәлергә кирәк. Авторизациядән соң артистка үзенең шәхси профильләрен тутырырга, иҗади эшчәнлек өчен мәйданчык һәм вакыт сайларга кирәк булачак. Шунда ук ул чыгышларны гамәлдән чыгарырга мөмкин.
Урам чыгышларын легальләштерү мәсьәләсе буенча узган елның гыйнварында фикер алыштылар, ә август азагында музыкантлар һәм артистлар өчен регламент расладылар. Платформаны эшләтеп җибәрү алдыннан 50 активист өч атна дәвамында сервисны сынап карады. Алар үз фикерләрен эшләүчеләр белән уртаклаштылар. 16 нчы майда Константин Васильев исемендәге музейда урам артистларына, музыкантларына һәм рәссамнарына Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов һәм Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлев платформа тәкъдим итте.