В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен алдан теркәлү кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август). 6, 10 һәм 13-нче август көннәрендә казанлылар онлайн-режимда узачак экомәгариф марафонына кушыла алачак. Махсус оештырылган виртуаль очрашуларда шәһәр халкы белгечләр белән экология өлкәсендәге иң мөһим темалар турында фикер алышачак.
Марафонда катнашучылар экотемаларны өйрәнүдә нинди мәгълүмат чыганакларына ышанырга мөмкин, экологик яшәү рәвеше нәрсәдән башлана һәм калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюга ничек дөрес керешергә, эшкәртүнең нәрсә икәнен һәм аның ни өчен кирәклеген, калдыклар белән эш итү даирәсе ничек төзелгәнлеген, шәһәрдә органик калдыклар белән эш итү, шеринг-икътисад һәм башка бик күп нәрсәләр турында беләчәкләр.
Очрашулар Zoom онлайн-платформасында 19.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр узачак. Кушылу өчен сылтама буенча теркәү формасын тутырырга кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Тулырак мәгълүматны социаль челтәрләрдә ачыкларга була.