Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.05.2023, 13:14

«Бер дулкында»: ТР Милли музееның җәйге сәхнәсендә La Primavera һәм «Волга-Волга» вокал-инструменталь ансамбле чыгыш ясаячак

Бушлай коцерт Идел көне уңаеннан оештырыла

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы май). La Primavera камера оркестры һәм «Волга-Волга» вокал-инструменталь ансамбле бушлай концерт бирәчәк. Ул 21 нче майда Татарстан Милли музееның җәйге сәхнәсендә узачак һәм Идел буе көнен бәйрәм итүгә багышлана.

Концертта «Волга-Волга» вокал-инструменталь ансамбле La Primavera белән берлектә яздырган «Бер дулкында» live-альбомыннан җырлар яңгыраячак. Анда төркемнең яхшы билгеле җырлары гадәти булмаган яңгырашта кергән: программа өчен махсус рәвештә кыллы инструментлар өчен оркестровкалар ясалган.

«Оркестровкаларның күп өлешен музыкант, композитор һәм безнең икенче дирижерыбыз Ильяс Камал башкарды. Оркестр өчен мондый уртак чыгышлар кызыклы. Без иҗади экспериментларны яратабыз. Күренгәнчә, аларны безнең тамашачы да ярата: «Волга-Волга» белән без инде ике концерт бирдек һәм программаны кабатлауны сорап бик күп җылы бәяләмәләр алдык», – дип сөйләде оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов.

Татарстанның Милли музее бу көнгә багышлап Идел турында күргәзмә оештырачак, анда музей коллекциясеннән фотолар тәкъдим ителәчәк. Концерт 18:00 сәгатьтә Кремль урамы, 2 адресы буенча башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Без бөек елга буенда яшәвебез белән горурланабыз. Безнең төркемнең исеме дә моны раслый. Идел, шәһәр өчен чыннан да файдалы эшләр башкарасы килә. Без фикердәшләр табуыбызга шатбыз», - диде «Волга-Волга» төркеме лидеры Антон Салакаев.

Концерт алдыннан музыкантлар елга ярында өмә үткәрәчәкләр. Проектта катнашучылар аны традицион итәргә өметләнәләр.

Барлык яңалыклар