В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр «Мин күкне сайлыйм!» авиация тамашасы үткәрелүгә бәйле рәвештә кертелә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август). 7-нче августта Татарстан башкаласында кече суднолар хәрәкәте өчен Казансу елгасы акваториясенең бер өлеше ябылачак. Бу көнне шәһәрдә «Мин күкнен сайлыйм!» авиация тамашасы узачак. Тиешле карар ТР премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланды һәм хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылды.
Тыю 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр Казансу елгасы территориясендә Кремль дамбасыннан Миллениум күперенә кадәр гамәлдә булачак. Чикләүләр шулай ук җилкәнле, йөрү, спорт судноларын, шул исәптән байдаркалар, гидроцикллар һәм ишкәк ишү көймәләрен куллануга кертелә.
Тыю бәйрәмне әзерләүдә һәм уздыруда катнашачак судноларга кагылмый. Күрсәтелгән участокларда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре кизү тора.