Яңа график бары 22 сентябрьдә генә гамәлдә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). 6404 һәм 6437 номерлы Арча белән Казан арасында йөрүче шәһәр яны поездлары җәдвәле бер көнгә – 22 сентябрьдә – үзгәрә.
6404 номерлы Казан – Арча электричкасы Арча станциясенә 8.15 сәгатьтә кузгала, Коркачык (9.27-9.30), 835 км (9.34-9.35), Камай (9.37-9.38), Чуриле (9.42-9.43), Чулпан (9.46-9.47), 849 км (9.50-9.51) станцияләре аша узачак. Арча станциясенә 9.57 сәгатьтә килеп җитәчәк.
6437 номерлы Арча – Казан шәһәр яны поезды станциядән 16.57 сәгатьтә кузгала. Ул 849 км (17.02-17.03), Чулпан (17.05-17.06), Чуриле (17.09-17.10), Камай (17.14-17.17), 835 км (17.20-17.21), Коркачык (17.27-17.28) станцияләре аша Казанга 18.50 сәгатьтә килеп җитәчәк, дип хәбәр итә “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе матбугат хезмәте.