6404 номерлы шәһәр яны поезды графигы 8 сентябрьдә үзгәрә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче сентябрь). 8 сентябрьдә 6404 номерлы Казан – Нократ Аланы шәһәр яны поезды җәдвәле үзгәрә.
Казан станциясеннән 9.03 сәгатьтә кузгала, Нократ Аланы станциясенә 12.45 сәгатьтә килеп җитә, дип хәбәр ителә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте турында тулырак мәгълүматны тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны буенча, “Содружество” АҖ сайтында һәм “Пригород” мобиль кушымтасында белеп була.