В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Театр һәм кино актрисасы Екатерина Климова оркестр белән бергә шигырьләр укыячак.
Фото: Денис Гордийко
Перформанс «Яңа музыка» оркестры озатуында башкарылачак, Г.Камал, К.Тинчурин, В.Качалов, Яшь тамашачылар театры һәм Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры актерлары татар һәм рус телләрендә чыгыш ясаячак. Шулай ук тамашачыларга видео-мэппинг-тамаша күрсәтәчәкләр – бинаның диварларын төрле төстәге утлар һәм әкияти рәсемнәр бизәячәк. Тамаша 20:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итте Гүзәл Сәгыйтова.
Поэзия һәм прозаны быел яңа мәйданчыкларда – Аксенов скверында һәм «Черек күл» паркында узачак «Аксенов-фест»та да тыңларга мөмкин булачак. Шулай итеп, 20 нче август көнне 19:00 сәгатьтә «Черек күл»дә язучының 90 еллыгына багышланган «Нынче детство мне явилось...» әдәби-музыкаль сәяхәт чарасы оештырылачак. Фестивальнең төп уздыру урыны Аксенов музей-йорты булачак, чаралар шулай ук ТР Милли китапханәсендә һәм Яшь тамашачылар театры бинасында узачак. «Аксенов-фест»ның тулы программасы KZN.RU порталының махсус бүлегендә тәкъдим ителде.