В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проект 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләргә үз хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче октябрьдә). Бүген Татарстан башкаласында Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе ярдәме белән «Илһамчылар» бөтенроссия хәрәкәте тарафыннан оештырылган «Илһам маршруты» проектының төп этабы старт ала. Анда катнашучыларга спорт фестивален үткәрергә һәм шәһәр өчен арт-объект булдырырга туры киләчәк.
«Илһам маршруты» проектының төп максаты – 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге яшүсмерләрдә көчле шәхси сыйфатларны ачыклау һәм аларга махсус эшләнгән методология ярдәмендә хыялларын эзләүдә һәм тормышка ашыруда булышу.
«Илһам» фестивале 15 нче октябрьдә «Баскет-холл»да узачак. Проектта катнашучыларга дүрт тематик мәйданчык әзерләргә кирәк булачак. Мәсәлән, лазертаг зонасында махсус яшеренү урыннары урнаштырачаклар. Аларны белгечләр җитәкчелегендә балалар кабартачак һәм урнаштырачак, ярышлар режимын да алар билгеләячәк.
Киртәләр полосасы киртәләр зонасында барлыкка киләчәк. Ә уен мәйданчыгында катнашучылар телевизор һәм приставкалар куячак, барлыгы 10 консоль булачак. Уен консолен бию зонасында да урнаштырачаклар, биредә үк дискуссия мәйданчыгы һәм кунаклар өчен мастер-класс оештырачаклар.
Һәр команда үз мәйданчыгын башка катнашучыларга күрсәтәчәк һәм сынаулар узарга тәкъдим итәчәк. Барлык зоналарны ике сәгать эчендә үтәргә мөмкин булачак, катнашучылар 14:30 сәгатьтә җыелачак.
17 нче октябрьдә профессиональ рәссамнар җитәкчелегендә проектта катнашучылар шәһәргә бүләк итеп арт-объект – граффити булдырачак, анда метафорик формада яшүсмерләрнең хыялларына юл сурәтләнәчәк. Рәсем Ульянов-Ленин урамында барлыкка киләчәк. Рәссамнар аны 13:30 сәгатьтә ясый башлаячак.
Казаннан тыш, «Илһам маршруты» проекты Севастополь, Түбән Новгород, Тула, Новосибирск һәм Мәскәүдә дә тормышка ашырыла. Һәр шәһәрнең үз арт-объекты барлыкка киләчәк. Аларны уртак элементлар белән бәйләячәк һәм Мәскәүдә узган финал чарасында бердәм 3D-модельгә җыячаклар.
Исегезгә төшерәбез, проект программасына яшүсмерләрнең остазлар белән аралашуы кертелгән. Алар өчен «Илһамчылар» бөтенроссия хәрәкәтенә нигез салучы Михаил Палей, SR Data шәхси космик it-компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Игорь Кожелин, эксперт-конфликтолог, нейрофәннәр, психология һәм фикер йөртү методологиясе турындагы контентлы интернет-проект авторы Илья Сидоров, «В городе» инициативалар җәмгыяте һәм Карелия клубы җитәкчесе Елена Колеченок, компьютер спорты ассоциациясенә нигез салучы һәм президенты Ратибор Попов, TikTok социаль челтәрендә математика турында блог булдыручы Юлия Латышева һәм башкалар чыгыш ясаячак.
«Илһам маршруты» спорт, сәламәт яшәү һәм туризм кебек юнәлешләрне үз эченә ала. Яшүсмернең киләчәген аңлы рәвештә сайлый белүе һәм аны тормышка ашыру юлында беренче адымнары проект нәтиҗәсе булачак.
Проект РФ мәгариф министрлыгы, «Озын тәнәфес» бөтенроссия конкурсы, Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе, Гомумроссия халык фронты, «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы, «Юнармия» бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте һәм башка оешмалар ярдәме белән тормышка ашырыла.
Проектка әзерлек кысаларында Татарстанда яшүсмерләр арасында сораштыру үткәрелде. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, респондентларның 90,7% ының хыялы бар, һәм аларның күбесе тормышка ашар дип ышаналар. Яшүсмерләрнең 23,2% ы үз бизнесларын ачарга, галим, ветеринар яки җәмәгать эшлеклесе булырга планлаштыра, 11% ы машина, йорт һәм акча кебек материаль әйберләр булдырырга тели. Сораштырылган кешеләрнең 7,6% ы яхшы белем турында, 6,1% ы сәяхәт турында хыяллана. Респондентларның 84,6% үз хыялларын тормышка ашыру өчен нинди дә булса чаралар күрә, ә сораштырылган яшүсмерләрнең 29,7% ы әлегә аннан ерак.