В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Модератор булып югары категорияле психолог, арт-терапия буенча белгеч һәм бизнес-тренер Наталья Ипполитова чыгыш ясаячак.
Фото: «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март). 13-нче март көнне «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында «Хатын-кызлар аралашу клубының» чираттагы очрашуы узачак. Очрашу темасы хис-кичерешләр һәм психосоматика булачак. Очрашуда катнашучылар соматик авырулар барлыкка килүгә һәм үсешенә психологик факторларның йогынтысы турында фикер алышачаклар.
Очрашу 11.00-13.00 сәгатьләрдә Калинин урамы, 3 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте. Клуб эшенә кушылыр өчен түбәндәге телефон буенча язылырга кирәк: +7(843)236-65-61. Барлык килүчеләргә битлекләрдә булырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, чакырылган экспертлар катнашында фондта хатын-кызлар клубы очрашулары даими үткәрелә. Очрашуларда хатын-кызлар шәхси үсешкә, балаларны тәрбияләүгә, гаиләдә һәм эштә конфликтларны хәл итү ысулларына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышалар, гамәли күнегүләр ясыйлар, арт-терапия белән шөгыльләнәләр. Клуб белән җитәкчелек итүне һәм очрашуларны оештыруны югары категорияле психолог, арт-терапия буенча белгеч, бизнес-тренер Наталья Ипполитова башкара.