В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мастер-класста Төмән, Екатеринбург, Омск, Красноярск, Кыргызстан һәм Таҗикстан кунаклары катнашты
Фото: тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы июнь). Кичә Кабан күле буенда Казан халкын Себер татарларының бию үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Бу сезонда өченче тапкыр узучы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында Төмән, Екатеринбург, Омск, Красноярск, Кыргызстан һәм Таҗикстаннан кунаклар катнашты.
«Аяк-уен» программасы биючеләр перформансыннан башланды. Алар арасында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков һәм башкалар бар иде.
Катнашучылар махсус тактачыкларда тыпырдау күнегүләрен өйрәнде. Кич дәвамында Айдар Абдрахимов бәрмә уен коралларында, Ильяс Фәрхуллин тальян-хромкада уйнап торды, алар башкаруында «Ачыр авылы көе», «Чабата» Себер халык бию көйләре яңгырады. Мультимузыкант – тальянда, думбрада, ятаганда уйнаучы Себер татары, вокалист Айдар Ниязов исә «Мәдинәкәй», «Иртешкәем», «Төйдереп» дип аталган Себер татарларының халык җырларын башкарды.
Программа кысаларында тамашачылар арасында интерактив та уздырылды, катнашучылар Себер татарларының халык авыз иҗаты, бию көйләре, милли кием үзенчәлекләре һәм «5 пар», «Каптырмак», «Кирегә» («Обратно») бию уеннары белән дә танышты.
«Мин хәзерге вакытта Казанда командировкада. Эштән соң, кичләтеп, матур, истәлекле урыннарны карарга булдым. Халык көйләрен ишеттем дә килдем. Бу проектны оештыручыларга рәхмәт, миңа бик ошый, бик күркәм, сокландыргыч проект, иң мөһиме, күңелгә үтеп керә», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Красноярск шәһәреннән килгән Олег Попов.
Мастер-класс ахырында иң актив, оста биючеләргә татар кызы һәм егете төшерелгән түштамгалар да бүләк иттеләр, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласы Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты җәй дәвамында шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә үткәрелә. Киләсе атнада, 6 нчы июль көнне, мастер-класс Башкортостаннан киләчәк «Самауырлы ритайым» проекты катнашучылары белән берлектә узачак.