Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.08.2022, 17:28

«Шәһәрле-галим» лабораториясенең чираттагы дәресендә казанлыларга табигатьтәге спортның файдасы турында сөйләячәкләр

Чара булачак «Спорт» паркы территориясендә узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы август). 10 нчы августта Казанда «Шәһәрле-галим» лабораториясенең чираттагы дәресе узачак. Казанлылар табигатьтә уздырылган спортның файдасы турында беләчәк һәм медитация турында лекция тыңлаячаклар.

Җәйге полиатлон, триатлон, ачык суда йөзү буенча Россия беренчелекләре һәм чемпионатлары призеры Яна Богданович тыңлаучыларга файдалы күнегүләр һәм табигатьтә спорт белән шөгыльләнүнең пульс һәм кан басымына ничек йогынты ясавы турында сөйләячәк. Шулай ук аның җитәкчелегендә барлык теләүчеләр дә күнегүләр ясый алачак.

Дәреснең икенче өлешендә шәһәр халкына «Спорт казанышлары өчен медитация» дигән темага лекция укылачак. Анда спикерлар аңлылык күнекмәләре, медитация һәм әлеге практиканың спортта ничек ярдәм итүе турында сөйләячәкләр.

Чара 18:00 сәгатьтә булачак «Спорт» паркы территориясендә башланачак. Ориентир – «Ак Барс Арена» стадионы һәм Су спорт төрләре сарае арасындагы юл.

Чарага алдан теркәлү буенча кереп булачак, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проектының матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел лабораторияне оештыручылар шәһәр өчен файдалы булырга мөмкин булган экологик һәм мәдәни проектлар булдыру буенча open call игълан иткән иде. Үз тәкъдимнәрегезне 12 нче августка кадәр җибәрергә мөмкин.

«Шәһәрле-галим» шәһәр лабораториясе Казан Мэриясе, «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы, ТР шәһәрләрен үстерү институты һәм Казан парклары һәм скверлары дирекциясе тарафыннан оештырылган. Лаборатория дәресләре 14 нче августка кадәр барачак. Очрашуларның күпчелегендә катнашучылар курсны тәмамлаучы дипломын ала алачак.

Барлык яңалыклар