В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара булачак «Спорт» паркы территориясендә узачак.
Фото: Денис Гордийко
Җәйге полиатлон, триатлон, ачык суда йөзү буенча Россия беренчелекләре һәм чемпионатлары призеры Яна Богданович тыңлаучыларга файдалы күнегүләр һәм табигатьтә спорт белән шөгыльләнүнең пульс һәм кан басымына ничек йогынты ясавы турында сөйләячәк. Шулай ук аның җитәкчелегендә барлык теләүчеләр дә күнегүләр ясый алачак.
Дәреснең икенче өлешендә шәһәр халкына «Спорт казанышлары өчен медитация» дигән темага лекция укылачак. Анда спикерлар аңлылык күнекмәләре, медитация һәм әлеге практиканың спортта ничек ярдәм итүе турында сөйләячәкләр.
Чара 18:00 сәгатьтә булачак «Спорт» паркы территориясендә башланачак. Ориентир – «Ак Барс Арена» стадионы һәм Су спорт төрләре сарае арасындагы юл.
Чарага алдан теркәлү буенча кереп булачак, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проектының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел лабораторияне оештыручылар шәһәр өчен файдалы булырга мөмкин булган экологик һәм мәдәни проектлар булдыру буенча open call игълан иткән иде. Үз тәкъдимнәрегезне 12 нче августка кадәр җибәрергә мөмкин.
«Шәһәрле-галим» шәһәр лабораториясе Казан Мэриясе, «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы, ТР шәһәрләрен үстерү институты һәм Казан парклары һәм скверлары дирекциясе тарафыннан оештырылган. Лаборатория дәресләре 14 нче августка кадәр барачак. Очрашуларның күпчелегендә катнашучылар курсны тәмамлаучы дипломын ала алачак.