Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.04.2023, 10:42

Казандагы гомумшәһәр өмәсендә 10 мең кубометр чүп җыелган

Җыештыруга 25 мең кеше һәм 1900 дән артык предприятие кушылды, 400 берәмлек техника җәлеп ителде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче апрель, Юлия Летникова). Казандагы гомумшәһәр өмәсендә 6 мең кубометр каты коммуналь калдыклар һәм 4 мең кубометр эре габаритлы чүп җыелган, 9 санкцияләнмәгән чүплек юкка чыгарылган. Бу хакта шәһәр Башкарма Комитетының эшлекле дүшәмбесендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов хәбәр итте.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров шимбә өмәсендә катнашулары өчен шәһәр халкына һәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде: «Әлеге кешеләр сүз белән генә түгел, ә эшләре белән шәһәргә булган мәхәббәтләрен күрсәттеләр, өмәдән соң шәһәребез яктырып калды».

Шул ук вакытта Р.Гафаров җыелган чүп-чарның бөтен җирдә дә чыгарылмавына игътибар итте. «Өмәдән соң капчыклар тулысынча алып чыгарылмаган урыннар бар, шуңа күрә көн дәвамында максималь тәртип урнаштырырга кирәк. Без шимбә өмәсендә тукталмыйбыз, икеайлык ахырына кадәр (ай буе) подряд оешмалары, предприятиеләр һәм идарәче компанияләр көче белән шәһәрдә тәртип һәм чисталык урнаштыруны дәвам итәчәкбез», – дип йомгаклады ул.

Өмәгә барлыгы 1900 дән артык предприятие һәм 25 мең кеше – мәгариф учреждениеләре, оешма укучылары, Башкарма комитет, Казан шәһәр Думасы, министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре, шулай ук шәһәр халкы кушылды. Уртак тырышлык белән алар Казанның 100 дән артык территориясендә җыештырганнар. 400 берәмлек техника җәлеп ителде. Нәтиҗәдә, урамнар, газоннар, квартал эчендәге юллар һәм ишегаллары чүп-чардан чистартылды. Шулай ук активистлар яр буе зоналарын, урман полосаларын, паркларны һәм скверларны чистарттылар.

«Мирный бистәсенең каенлыгында традицион җыештыру белән беррәттән «Чиста уеннар» оештырылды. Аларда 133 команда катнашты, алар 500 дән артык кешене берләштерде. СИБУР гавами акционерлык җәмгыятеннән кыйммәтле призлар белән узган ярышлардан тыш, катнашучылар өчен кыр кухнясы, пластик капкачларны эшкәртү буенча остаханә, экофутбол һәм башка активлыклар оештырылды», – дип искәртте И.Сәлахетдинов. Җиңүчеләр эшкәртелгән икенчел чималдан кубок алдылар. Бу мәйданчыктагы җыештыруга шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм «Казаноргсинтез» ААҖ генераль директоры Айрат Сафин да кушылды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.04.2023
Видеорепортаж
24.04.2023 10:56
Казандагы гомумшәһәр өмәсендә 10 мең кубометр чүп җыелган
Барлык яңалыклар