В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кремль яр буендагы бәйрәмдә 6 меңнән артык унберенче сыйныф укучысы катнашачак.
Фото: Денис Гордийко
Концерт программасында шәһәрнең иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучылары чыгыш ясаячак, шуннан соң унберенче сыйныф укучылары традицион мәктәп вальсы бииячәк.
Чыгарылыш кичәсенең кульминациясе – Анет Сай һәм Gayazovs$Brothers төркеме, кичәне «СОЮЗ» КВН командасы капитаны Айдар Гәрәев алып барачак.
Бәйрәм 18:00 сәгатьтә башлана һәм 21:30 сәгатьтә зур матур салют белән тәмамланачак.
Гомумшәһәр мәктәп чыгарылыш кичәсе Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тарафыннан шәһәр Мэриясе ярдәме белән оештырыла.