В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Купюрада Сөембикә манарасы һәм Татар халкы һәм ТР дәүләтчелеге тарихы музее күрсәтеләчәк
Фото: РФ Үзәк банкының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы октябрь). Әйләнештә 1000 һәм 5000 сумлык яңа банкноталар барлыкка киләчәк. Модернизацияләнгән мең сумлык банкнотада Татарстан башкаласының истәлекле урыннары – Казан Кремле территориясендәге Сөембикә манарасы һәм Татар халкы һәм ТР дәүләтчелеге тарихы музее сурәтләнәчәк. Бу хакта РФ Үзәк банкының матбугат хезмәте хәбәр итә.
1000 сумлык банкнота Түбән Новгородка һәм Идел буе федераль округына багышланган. Алгы ягында – Түбән Новгород Кремленең Никольская манарасы, ә кире ягында Казанның истәлекле урыннары һәм Уфадагы Археология һәм этнография музее сурәтләнгән.
Биш меңлек купюра Екатеринбург һәм Урал федераль округы белән булачак. Төп сурәт – «Европа-Азия» стеласы, ә артында Чиләбедәге «Сказ об Урале» һәйкәле һәм Салехардта «66-параллель» стеласы күрсәтелгән.
Яңа банкноталар көчәйтелгән саклау комплексына ия һәм төсле палитраны саклап, заманча дизайнда бизәлгән (1000 сум – бирюз гаммасы, 5000 сум – кызыл).
Яңартылган купюралар әкренләп әйләнешкә чыгачак һәм 1997 елгы үрнәк