Дамбаның озынлыгы 12 км. Беренче этап кысаларында 2,6 км озынлыктагы корылма төзеләчәк. Беренче 210 м яр буйларын саклау һәм торак объектларны файдалануга тапшыру процессын тизләтү өчен кирәк. Киләсе 2,4 км финанслау алганнан соң төзеләчәк. Дамба төзү өчен Аркылы Кукушкино, Мехчылар, Порт, Магистраль урамнарындагы участоклар, шулай ук «Якорь» кооперативы гаражлары өлешчә алыначак. Шулай ук корыч суүткәргечләрне, иске яңгыр канализациясен һәм көймә станциясен яктырту челтәрен сүтәләр, дип сөйләде «ПЦ Град» ҖЧҖ директоры Олег Шипилов – фирма дамбаны проектлаган.
Беренче 210 м ике рәт корыч шпунттан һәм 105 тартмадан торачак. Судан ерак урнашкан колоннаның биеклеге Балтыйк системасы буенча 58 м, ә якындагы колоннаның биеклеге 55 м тәшкил итәчәк. Өч метр аерма махсус ясалган – Иделдә һава торышы үзгәрсә, ул дулкыннарны тоткарларга мөмкинлек бирәчәк. Шпунт рәтләре арасына ком тутыралар, ә өстенә 70 см биеклектәге вак таш салалар. Аны Уралдан алып кайталар.
«Больверк» тибындагы терәк дивар теләсә нинди барлыкка килгән басымга, шул исәптән боз өеменә дә түзә ала. Аны эксплуатацияләү вакыты 50 елга исәпләнгән. Олег Шипилов билгеләп үткәнчә, дамбаны нәкъ менә хәзер төзергә кирәк, чөнки аннан башка Яңа Порт урамында алга таба эшләр авыр булачак.
Дамба әзер булуга, аны төзекләндерә башлаячаклар. 2026 елда «Яңалиф» торак комплексының беренче чиратын тапшыру планлаштырыла, бу вакытка яр буендагы беренче участок та төгәлләнәчәк.