Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2025, 09:46

«Казан – Яңа елда» бәйгесенә рекордлы санда 241 гариза бирелгән

Казан халкы бинаның иң яхшы бизәлеше өчен 11 февральгә кадәр тавыш бирә ала

Быел «Казан – Яңа елда» кунакчыллык индустриясе вәкилләре арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше бәйгесенә рекордлы санда гаризалар тапшырдылар – 241. Бәйгедә кунакханәләр, рестораннар, кафелар, музейлар һәм күңел ачу комплекслары катнашты. Нәтиҗәләр айның икенче яртысында, 28 февральдән дә соңга калмыйча ясалачак.

Җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнә: «Бинаның иң яхшы Яңа ел бизәлеше – шәһәрлеләрнең сайлавы», «Иң яхшы яңа ел бизәлеше – эксперт жюриның сайлавы», «Иң яхшы эчке бизәлеш – шәһәрлеләрнең сайлавы», «Иң яхшы эчке Яңа ел бизәлеше - эксперт жюриның сайлавы» һәм «Кышкы Казан турында иң яхшы фотоэш - экспертлар сайлавы». Бәяләү жюри тарафыннан да, ачык тавыш бирү юлы белән дә үткәрелә.

Халык бинаның иң яхшы бизәлеше һәм биналарның эчке бизәлеше өчен үз тавышын 11 февральгә кадәр бирә ала, дип хәбәр иттеләр туризм үсеше комитетында.

Жюри составына Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, шәһәрнең баш рәссамы Жанна Белицкая һәм район администрацияләре башлыклары керде. Җиңүчеләрне мэр дипломнары һәм бәйге иганәчеләреннән истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр. Эксперт жюриның сайлауга бәйле номинацияләрдә беренче урынны алган катнашучылар 50 мең сум күләмендә акчалата призлар алачак. Шулай ук бәйрәм бизәү буенча иң яхшы идеяләрне туризмны үстерү комитетының социаль челтәрләрендә бастырылачак.

Барлык яңалыклар