В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу мәдәни мирас объектларын реконструкцияләү һәм реставрацияләү белән бәйле
Фото: Марат Мөгыйнов
Профсоюз урамында Муса Җәлил урамыннан Кави Нәҗми урамына кадәрге участокта тротуар тулысынча ябыла.
Шулай ук Кави Нәҗми урамы буенча Профсоюз урамыннан Рәхмәтуллин урамына кадәрге участокта һәм Профсоюз урамыннан Муса Җәлил урамындагы 18/2 нче бинага кадәрге участокта хәрәкәт чикләнә.
Кави Нәҗми урамыннан Рәхмәтуллин урамындагы 2/18 нче бинага кадәрге участокта тротуарны – тулысынча, автомобиль юлын өлешчә ябу планлаштырыла.
Барлык чикләүләр 2024 елның 6 нчы июненнән 2025 елның 3 нче маена кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә тышкы төзекләндерү комитеты.