Иртәгә Казанда җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк. Бу Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Шулай ук берничә урамда транспорт хәрәкәте чикләнүе ихтимал.
12:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә тиклем 12 нче июньдә Батурин урамындагы юл участогын (Карл Маркс урамыннан Кремль дамбасына кадәр) ябалар.
Шул ук вакытта автомобильләр Большая Красная урамында (Миславский урамыннан алып Батурин урамына кадәр һәм Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамына кадәр) уза алмаячаклар.
Моннан тыш, 12:00 дән 23:00 кә тиклем С.Хәким урамындагы участок (Декабристлар урамыннан алып Әпсәләмов урамына кадәр) ябылачак, шулай ук бу вакыт дәверенә «Казан» гаилә үзәге янындагы парковка зонасын ябачаклар.
Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан шәһәр халкы һәм кунаклары муниципаль парковкалардан
бушлай файдалана алачак.