ТР башкаласында Гадел Кутуй урамында транспорт хәрәкәтен бер атнага чикләячәкләр. Бу участокта суүткәргеч трассаларын күчерү белән бәйле.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, 21—28 февральдә 71 нче йорттан 93 нче бинага кадәрге участокта юлны өлешчә ябачаклар.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.