Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2018, 19:34

КФУ Күзәтүчеләр советында югары уку йорты һәм Русфондның уртак коммерцияле булмаган оешмасы ачу турында фикер алыштылар

Утырышта Николай Никифоров, Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). Казан федераль университетының Күзәтүчеләр советы Инженерлык институтында үтте. Утырыш эшендә Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан Николай Никифоров һәм Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының робототехника һәм аддитив технологияләр өлкәсендәге фәнни-тикшеренү күргәзмәсен карап чыктылар. Аерым алганда, кунаклар университет галимнәренең 3D-модельләштерү, перспективалы материаллар, медицина җиһазлары инжинирингы, IT-технологияләр өлкәләрендә эшләнмәләре белән таныштылар.

Утырышны ачып, Николай Никифоров билгеләп үткәнчә, Казан федераль университетының Күзәтүчеләр советы җитәрлек дәрәҗәдә актив эшли, күп кенә мәсьәләләр читтән торып карала һәм хәл ителә. “Бүген без сокланырлык күргәзмә карадык, цифрлы икътисад программасы кысаларында иң алдынгы юнәлешләр буенча тикшеренүләрнең, эшләнмәләрнең реаль нәтиҗәләре”, - диде министр.

Татарстан Президенты үз чиратында билгеләп үткәнчә, бүген университетта җитди үзгәрешләр бара. “Казан федераль университетындагы яңа компетенцияләр конкуренциягә сәләтле һәм республикабызда да, гомумән, ил буенча да аларга итыяҗ зур. Безне монда алып барылучы эшләнмәләр сокландырды. Иң мөһиме, студентлар цифрлы икътисадның барлык процессларына да җәлеп ителәчәк. Без коллегаларыбызга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәчәкбез”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Утырышның көн тәртибенә куелган соралурның берсе Казан федераль университетының һәм Русфондның “Казан (Идел буе) сөяк җелегенең потенциаль донорлары регистры” уртак автономияле коммерцияле булмаган оешмасын ачу мәсьәләсе булды.

Шулай ук КФУ Күзәтүчеләр советы әгъзалары кече инновацион предприятиеләр булдыру турында фикер алыштылар, 2017 елда университетның финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләрен карадылар һәм 2018 – 2020 елларга план күрсәткечләрен билгеләделәр.

Фоторепортаж
КФУ Күзәтүчеләр советы утырышы, 06.04.2018
Барлык яңалыклар