В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы һәм кунаклары алар белән көзгә кадәр хозурлана алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче май). Кабан күле яр буенда Казандагы иң зур фонтан эшли башлады. Шәһәр халкы һәм кунаклары алар белән көзгә кадәр хозурлана алачак.
Йөзмә фонтанны ачу берничә көнгә сузылды. Башта эшчеләр конструкцияне җыеп, кран ярдәмендә суга төшерделәр, аннары фонтан урнашачак урынга тарттырып китерделәр. Эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре тәмамланганнан соң, ул сыналды, ә кичә инде тулы көченә эшли башлады.
Түбән Кабан күлендәге музыкаль йөзмә фонтан 2007 елда төзелгән иде. Ул 24 насос белән җиһазландырылган, аларның гомуми куәте 156 кВТ тәшкил итә. Фонтанга 42 яктырткыч һәм 16 сиптергеч урнаштырылган. 2013 елдан башлап конструкция төнге вакытта яктыртыла башлады, шул вакытта насосларны да алыштырганнар.
Бу җәйдә Казанда барлыгы 24 фонтан эшләячәк. Аларны ачу май башында башланды. Кагыйдә буларак, бу процесс бер көнгә сузыла, әмма зур фонтан комплексларында эшләр озаграк дәвам итә ала.