Мастер-классны берьюлы ике проект үткәрәчәк: Казанның «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм Уфаның «Самауырлы Ритайым».
Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче июль). Кабан күле буенда 6 нчы июльдә Казан халкы һәм кунаклары өчен татар һәм башкорт биюләре буенча мастер-класс үткәреләчәк. Дәрес ике проект кысаларында узачак: Казанның «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм Уфаның «Самауырлы Ритайым».
«Дуслык күпере» интерактив программасын ике халыкның төп бию элементларын өйрәнүгә багышлыйлар. Очрашуда җанлы музыка яңгыраячак – биючеләргә ярдәмгә башкорт музыкантлары киләчәк, ә курайда, тальянда һәм баянда музыкант Ильяс Фәрхуллин уйнаячак.
Шулай ук ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Уфадан «Самауырлы Ритайым» проектының автор-оештыручысы Рөстәм Габдразаков катнашачак.
Мастер-класс 18:00 сәгатьтә Ш.Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал театры парковкасы астында башлана, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан Мэриясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе ярдәме белән шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә тормышка ашырыла. Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры урынбасары Лилия Гәрәева куратор булып тора. Дәресләр һәр пәнҗешәмбе Кабан күле буенда бушлай уза.