Музыкантлар ХХ гасыр уртасындагы инструменталь һәм вокаль музыканы башкарачаклар
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июнь). Кабан күле буенда 17 нче июньдә Казанның «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры чыгыш ясаячак. Коллектив Россия джазының 100 еллыгына багышланган программа тәкъдим итәчәк. Тыңлаучыларны ХХ гасыр уртасындагы инструменталь һәм вокаль музыка көтә.
Шулай ук бу кичне оркестрның яңа коллективлары чыгыш ясаячак: «Фанта-Джаз» һәм «ДиксиФант». Алар 60 нчы еллар джаз музыкасын һәм 20 нче еллар диксилендын башкарачаклар.
Концерт 19:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театрдан төшү мәйданчыгында башланачак, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, җәй көне Казанда фильмнар күрсәтү, лекцияләр, концертлар, тренировкалар һәм башка чаралар узачак. Алар турында тулырак KZN.RU материалын укып белеп була.