Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.06.2024, 11:52

Кабан күле яры буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны старт ала

Кунакларны тере музыка астында татарча биюләр һәм милли уеннар көтә

Бүген Түбән Кабан күле яры буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны старт ала. ТРның башкала халкы һәм кунаклар тере музыка астында татарча биергә өйрәнә һәм милли уеннарда катнаша алачак.

Беренче җәйге шөгыль перформанстан башлана, аннан соң катнашучыларны интерактив һәм мастер-класс көтәчәк. Остаханәнең иң актив кунакларына истәлекле бүләкләр тапшырылачак. «18:00 сәгатьтә башлана», – дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Узган ел проектны өч ай дәвамында гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, халык биюләренә багышланган 11 түләүсез мастер-класс оештырылды. Башка сезоннардан аермалы буларак, этник: Самара, Урал, Себер,Әстерхан татарлары һәм мишәрләргә багышланган остаханәләр үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты дәресләре җәй буе, атнаның һәр пәнҗешәмбесендә 18:00 сәгатьтә, Шиһабетдин Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал исемендәге театр янындагы төшү юлы белән янәшә үтәчәк.

Барлык яңалыклар