Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.06.2022, 13:50

Кабан күле яр буенда татар әдәбияты темасына дискуссияләр сериясе узачак

Беренче очрашу 10 нчы июньдә булачак, керү ирекле.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы июнь). Татар китабы йорты татар китабы һәм әдәбияты турында дискуссияләр сериясен оештыра. Алар Кабан күле яр буенда узачак. Беренче очрашу бүген – 10 нчы июньдә була.

Катнашучылар XIV гасырда барлыкка килгән эмигрант татар әдәбияты – мөһаҗирлек әдәбияты турында фикер алышачак. Шәһәр халкы спикерлар белән бергә эмиграциядә булган татарларның ничек газета-журналлар чыгаруы турында сөйләшәчәк. Моннан тыш, казанлыларга язучыларның онытылган исемнәре ничек әдәбиятка әйләнеп кайтуы һәм татар телендә заманча эмигрант әдәбиятын кем язуы турында сөйләячәкләр.

Беренче дискуссияне шагыйрә, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар, Татар китабы йорты директоры, тәрҗемәче Айдар Шәйхин, шулай ук татар әдәбияты укытучысы, тәрҗемәче Эльза Нәбиуллина үткәрәчәк.

Фикер алышу 18:00 сәгатьтә башлана, очрашу урыны – Мәрҗани һәйкәле янында. Керү ирекле, алдан теркәлү сорала.

Дискуссияләр сериясе Татар китабы йорты, «Ачык университет» проекты һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты партнерлыгында уздырыла, дип хәбәр ителә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры сайтында.

Барлык яңалыклар