В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чакырылган биючеләр – Владислав Уткин һәм Рафаэль Мустяков
Кабан күле буенда бүген, 3 июльдә, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе булачак. Катнашучылар татар биюендә аякларның вак һәм тиз хәрәкәтләрен өйрәнәчәк.
«Биюче, әйтерсең, бер хәрәкәттән икенчесенә салмак кына күчеп, орнамент ясый. Бу һәм башка хәрәкәтләрне сез чара вакытында өйрәнә алачаксыз», – дип хәбәр иттеләр шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Кичәнең программасына шулай ук халык уен коралларының җанлы яңгырашы, чакырылган артистларның тамашачылар белән бергә импровизациясе, фольклор уеннары, конкурслар һәм массакүләм биюләр керә.
Кичәне Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Илфак Хафизов алып барачак. Хореографлар сыйфатында Владислав Уткин һәм Рафаэль Мустяков чыгыш ясаячак. Музыка өчен Айдар Абдрахимов, Динә Барвиш һәм Айбулат Харисов җавап бирәчәк.
Шәһәрлеләрне 18:00 сәгатьтә Шиһабетдин Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал исемендәге театр янындагы төшү юлы белән янәшә көтәчәкләр.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бию проектының юбилее уңаеннан Казанда «Бию көрәше» дип аталган бию турниры узачак. Анда профессиональ булмаган татар биюен башкаручылар көч сынашачак. Турнир финалы 28 августта Г.Камал исемендәге театр каршында узачак.