(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Бүген Кабан күле яр буенда кроссфит буенча күнегүләр узачак. Дәрес 20 кешегә исәпләнгән.
Кроссфит белән шөгыльләнү өчен яшь һәм әзерлек дәрәҗәсе буенча чикләүләр юк. Күнегүләр башланырга сәгать ярым вакыт кала ашап алырга һәм үзең белән бер шешә су алып килергә кирәк, дип хәбәр ителә иҗтимагый киңлекнең социаль челтәрендә.
Күнегүләрдә катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк. Дәрес 18.00 сәгатьтә башлана.