В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәрес бүген «Хәрәкәттә – бәрәкәт» Казан проекты кысаларында узачак.
Фото: Автор фотографии
Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). 28-нче июньдә Кабан күле яр буенда сулыш практикалары сеансы узачак. Татар телендә дәресләр «Хәрәкәттә – бәрәкәт» Казан проекты кысаларында узачак. Очрашуны продюсер, режиссер Илшат Рәхимбаев һәм сценарист, режиссер Гөлнара Иванова үткәрәчәк.
Белгечләр казанлыларга аңны ничек тынычландыру, энергия туплау, стресстан арыну, шулай ук коронавирустан дәвалану турында сөйләячәк. Алар дөрес сулыш кешенең физик халәтен генә түгел, рухи халәтен дә яхшыртуга ярдәм итә дип ышаналар.
Барлык теләүчеләрне 19:00 сәгатьтә Кабан күле буенда, фитнес-үзәк янындагы кроссфит-мәйданчык янында Һади Такташ урамы, 24 адресы буенча көтәләр. Дәресләргә уңайлы кием һәм аяк киеме, шулай ук келәм белән килергә киңәш ителә.
Искәртеп узабыз, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Казан паркларында һәм скверларында татар телендә хореографик һәм спорт дәресләре башланды. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты җәй буе дәвам итәчәк.