В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр өчен Milli Mon музыкаль проектында катнашучылар чыгыш ясаячак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы июнь). Бүген Казанда Кабан күле буенда Milli Mon проектында катнашучылар белән техно-концерт узачак. Ул Kamil Shof, Lekami, Amir Mushar музыкантларын һәм Абдулхәмид Гәрәевне берләштерә.
Milli Mon катнашучылары татар музыкасына яңа сулыш өрә һәм фольклор белән бергә гармонияле техно булдыралар.
Концерт 19:00 сәгатьтә Сәлимҗанов урамындагы кызыл эскәмияләр алдындагы мәйданчыкта башланачак, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.