Казанда кояш баешында узучы электрон кичәләрнең җәйге сериясе тәмамлана.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче август). Бүген казанлылар һәм шәһәр кунаклары Кабан күле яр буенда электрон музыка тыңлый алачаклар.
Артур Шамшадинов («Нурлар күләгәсе» проекты) тавышлы перформанс үткәрәчәк. Чара кояш баешындагы электрон кичәләрнең җәйге сериясен төгәлләячәк.
Перформанс 20:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – Сәлимҗанов урамы ягыннан таллар янында урнашкан кызыл эскәмияләр, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.