Бүген Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе узачак. Оештыручылар «Тыпыр, тыпыр, тыпырдап» бию-музыкаль тамашасын һәм «Биш пар», «Шестәк», «Вакка басу» уеннарын планлаштырдылар.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары тамашаны күзәтеп кенә калмаска мөмкин, аның катнашучылары да була алачак, дип хәбәр итә ТР башкаласының Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Кичәне Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Булат Гатауллин алып барачак. Музыка өчен күп инструментчылар Ильяс Фәткуллин, Айдар Әбдрахимов һәм Айдар Ниязов җавап бирәчәк. Хореографлар ролендә Алия Мөхәммәтгалиева һәм Юлия Буятова чыгыш ясаячак.
Шәһәрлеләрне 18:00 сәгатьтә Шиһабетдин Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал исемендәге театр янында көтеп калачаклар.
Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты дәресләре җәй буе һәр пәнҗешәмбе көнне узачак.