Казанда Кабан күле яр буенда традиционга әйләнгән кинокуелышлар дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). Казанда Кабан күле яр буенда традиционга әйләнгән кинокуелышлар дәвам итә. Бүген биредә Татарстанның ике картинасын күрсәтәчәкләр.
Беренче фильм – «Заочница» - тоткыннар белән языша торган хатын-кызлар турында сөйләячәк. Аларның кайберләрен алдыйлар, язмышларын җимерәләр, ләкин искәрмәләр була – кемдер бу аралашу аркасында үз бәхетен таба.
Киләсе фильм – «Страшные игры молодых» - яшүсмерләр җинаятьчелеге темасын ачып бирә.
Ачык һавада фильмнарны бушлай 21.00 сәгатьтә Г.Камал театрыннан түбәнрәк урнашкан мәйданда карарга мөмкин булачак. Кабан күле ярларына багышланган Instagramда-аккаунтта, һава торышы начар булган очракта, чара гамәлдән чыгарылырга мөмкин дип искәртәләр. Шәһәр халкына сеанс башланырга бер сәгать кала сылтама буенча мәгълүматны тикшерергә киңәш итәләр.