Хореографик импровизация әкренләп биючеләр һәм тамашачылар арасындагы батлга әвереләчәк
Бүген Кабан күле яры буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы шөгыле уза. Программада җырлы-биюле перформанс һәм «Кара-каршы» уены.
Кичә халык уен коралларының моңлы яңгырашы һәм хореографик импровизациядән башланып, әкрен генә бию ярышы, тамашачылардан оештырылган команда һәм проект катнашучылары арасындагы батлга әвереләчәк.
Кичәнең алып баручылары – Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Илфак Хафизов. Музыка өчен Ильяс Фәрхуллин, Айдар Абдрахимов һәм Айдар Ниязов җаваплы. Хореограф буларак, Алия Мөхәммәтгалиева һәм Рафаэль Мустюков чыгыш ясаячак
Шәһәр халкын 18:00 сәгатьтә, Шиһабетдин Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал исемендәге театр янындагы төшү юлы белән янәшә көтәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты дәресләре җәй буе, атнаның һәр пәнҗешәмбесендә булачак.