Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.05.2019, 16:20

Кабан күле яр буенда башка дөнья турында кыска метражлар күрсәтеләчәк

Һава торышы начар булган очракта, чара булмый калырга мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май). Казанда Кабан күле яр буенда чираттагы кинокуелышлар узачак: 25-нче майда тамашачылар өч кыска метражлы картина күрә алачак.

«Кино вакыты» программасы кысаларында режиссер Сергей Васильевның «И тут он открывает глаза» тасмасын күрсәтәчәкләр. Кинокартинада кечкенә аферист ахирәттәге судта хөкем ителүче сыйфатында күрсәтелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тасма дәрәҗәле халыкара кинофестивальләрдә катнашкан һәм лауреат булган. Яшь чикләве – 16+ .

Тамашачылар аның артыннан Николай Васильевич Гогольнең «теге дөнья»дагы лаеклы пенсиясе турында Екатерина Воловичның «Небытие»сен күрәчәк. Яшь чикләве – 16+ .

Кичә Максим Кунинның «Смерть бюрократа» фильмы белән тәмамлана, анда бер түрә үлә һәм аңа җәһәннәмгә эләкмәс өчен барлык белешмә һәм документларны җыярга кирәк була. Яшь чикләве – 12+ .

Кино 21.00 сәгатьтә күрсәтелә башлый, керү ирекле. Һава торышы начар булган очракта, чара булмый калырга мөмкин, дип кисәтә оештыручылар, шуңа күрә шәһәрлеләргә мәгълүматны Instagramнан бер сәгать алдан карарга киңәш ителә.

Барлык яңалыклар