В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кинокартиналар «Алтын тәлинкә» төбәкара кинопремиясе каталогыннан тәкъдим ителгән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче август). Иртәгә Кабан күле яр буенда «Алтын тәлинкә» төбәкара кинопремиясе каталогының экология җыентыгыннан ике фильм күрсәтәчәкләр.
Режиссер Асия Васкезның «Леспублика» фильмы «Кеше белән табигать арасында гармония була аламы?» дигән сорауга җавап бирә. Фильм 45 минут барачак. Режиссер Эдуард Мартыновның «Тигирек» кинокартинасы Алтай краеның аулак, нибары 36 кешелек авылда яшәүче кешеләрнең тормышы турында сөйли.
Документаль кинокартиналарны күрсәтү 20:00 дә башлана, керү ирекле. Ориентир – Камал театрының Мәрҗани урамы ягыннан төшү өлеше, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясе үзенең Telegram-каналында.