Ачык һавадагы кино күрсәтү Корбан бәйрәменә багышланган.
Фото: Денис Гордийко
«Мулла» кинокартинасы татар әдәбияты классигы Туфан Миңнуллинның 2006 елда дөнья күргән пьесасы буенча төшерелгән. Фильмның сюжеты нигезендә – яшь мулла Әсфәндиярның авылга мәчеткә эшкә кайтуы, аннан соң җирле халыкның рухсызлыгы проблемасы ачыла. Фильм дәвамында Әсфәндияр барлыкка килгән проблеманы дин һәм характерның ныклыгы ярдәмендә төзәтәчәк.
Кино Зәйни Солтан скверында 21:00 сәгатьтә куелачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Кино куелышы «Иске шәһәр» префектурасы тарафыннан «Тарихи мохит» МБУ белән берлектә оештырылган.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Корбан гаете 2:30 сәгатьтә иртәнге намаз укудан башлана, ә җәмәгать транспорты 1:30 сәгатьтә йөри башлаячак.