Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Әңгәмәләр һәр пәнҗешәмбе көнне узачак.
Кабан күле яр буенда татар телендә сөйләшү клубы ачыла

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). Кабан күле яр буенда атна саен узачак татар телендә сөйләшү клубының очрашулары башлана. Әңгәмәләргә, тел белү дәрәҗәсенә карамастан, теләгән һәркем кушыла ала.

Сөйләшү клубы казанлыларга һәм шәһәр кунакларына тел киртәләрен җиңәргә, татарча фикерләрне дөрес формалаштырырга һәм тел мохитенә чумарга ярдәм итәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әңгәмәгә кушылу өчен грамматика буенча тирән белем таләп ителми.

Дәресләр һәр пәнҗешәмбе көнне Сәлимҗанов урамы буенча үскән тал агачлары янында урнашкан кызыл эскәмияләрдә узачак. Клубның беренче очрашуы 9-нчы июль 19.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр ителә Кабан күле яр буе Instagram-аккаунтында. Катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлү узарга кирәк.

2020-07-08T11:36:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.